Умартачы кораллары

Aliexpress INT

Умартачы кораллары

Бу статьяда без умартачының иң кирәкле кораллары турында сөйлибез. Умартачының төп кораллары һәм вакыт вакыт кирәк буа торган кораллар.

Умартачының башка профессиядәге кебек үз кораллары була. Һәр бер умартачыда булырга тиеш мөхим кораллар:

  • 128_1Умартачы киеме – Умартачы киеме күбесенчә ак төстә. Тыгыз материалдан эшләнгән. Умартачы киеме умартачы эшли торган бар эшкә яракланган. Хәм бөтен тәләпләргә туры килә. Умартачы киемы тыгыз материалдан эшләнгән, бу бал корты энәләре тишеп кермәсен өчен. Кием уңайлы хәм чиста булырга тиеш.
  • Бит челтәре — Бит челтәре корт чагудан саклау өчен ясалган. Бит челтәре умартачы киемендә дә булырга мөмкин. Һәм аерым. Бит челтәре зур гына шләпә хәм аңа челтәр тегелгән. Бит челтәре тйрле типта була. Кайбер умартачылар аны үзләре ясыйлар.
  • 2250797Төтен чыгаргыч– төтен чыгаргыч бал кортларын тыю очен ясалган. Бал кортлары кеше сыман төтенне бик яратып бетерми.
  • chiselУмартачы стамескасы – умартачының иң кирәкле коралы. Рама аерганда, умартаны чистартканда, рамадан кәрәз куптарганда кирәк була торган корал. Бер ягы тигеә һәм нәзек, икенче яктан кәтмә нысан бөкләнгән.
  • Каз канаты яисә щетка – себерке. Рамадан ябышкан бал кортларын себерү очен. Дөресен әйткәндә бу себергечне теләсә кайсы җирдә кулланырга мөмкин.
  • Бүлеп куя торган рәшәткә — умартада ана кортын аеру очен рәшәткә. Размеры буенча бер рама сыман, умартаның размерына туры килә.
  • 1734643Роевня — бал кортларын вакытлыча тота торган яисә бал кортларын быя торган әйбер.
  • Эшче тартма, урындык. Эш кораллары һәм материаллар саклау өчен тартма. Вакыты белән умартачының урындыгы булып тора.
  • 00515_1_ramkonos_6ti_ramochnyiБал рамаларын күчерә торган тартма — Вакытлы ча рамалар саклау өчен һәм күчерү өчен куллана торган тартма. Анда 6-8 рама сыя. Ул фанера материалыннан эшләнгән, һәм крышкасы тыгыз ябыла. Крышкасы тыгыз ябылу бал кортлары ис сизеп кермәсен өчен ясалган.

Рамаларга балавыз (вощина) кисәген ябыштыруда куллана торган кораллар:

  • 00904_katok_so_shporoi_s_dereviannoi_reznoi_ruchkoi 3-30Доска-лекало — максус такта
  • Каток – рәсемдә күрсәтелгән. балавыз кисәген рамага куер очен ясалган корал.
  • Шпора – балавыз кисәген проволкага ябештерә торган корал.

Бал аерту очен махсуз корал кулланыла – медогонка. Центробежный көч ярдәмендә бал кәрзлзрдән чыгып оча, һүм савыт эченә агып төшә. Медогонканың күп төрләре була. Иң киң таралганы дүрт рамалы. Аларның барысы да яхшы. Иң мөхиме бал күп булу. Тизерәк бал аертам дип ашыкмасаң да була.

Бал аертканда тагын максус кораллар кулланыла:

  • Иләк — бал аертканан соң балны тагы бер кат иләктән чыгару;
  • Пычак – Бал аертыр алдыннан ябылган кәрәләрне ачу өчен. Кайбер умартачылар кыздырылган пычак кулланалар.

Умартаәы да тагы бик күп кораллар була. Алар турында без киләчәк статьяларыбызда язырбыз. Әгәрдә сез өстәмәләр язасыгыз килсә безгә хатлар языгыз. moi-linix@yandex.ru

 

Безнен статьяларыбыз

Продукты пчеловодства
Пчеловодство как бизнес
Размещение ульев. Где и как ставить ульи
Укус пчелы
Болезни пчел
Медоносные пчелы
Пчеловодство для начинающих

 

3,792 просмотров всего, 9 просмотров сегодня