Умартачылык продуктлары

Aliexpress INT

Умартачылык продуктлары

  • Бал
  • Тома балавыз (прополис) — кортлар бөреләрнең сумалалы бүлендекләрен җыеп һәм аларны үз ферментлары белән эшкәртеп әзерли торган корт җилеме. Бактериягә, вируска һәм паразитларга каршы нәтиҗә бирә. Пешкән, яраланган, ашказаны җәрәхәте, туберкулез вакытында файдаланыла. Теш авыртуын баса.
  • Серкә — ул аксым, май, углевод, витамин, минераль матдәләргә бай. Депрессиядән алып балага узмауга кадәр һәм яман шеш кебек чирләрдән файдалы. Авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.
  • Корт анасы сөте — яшь туендыручы бал кортлары бизләрендә ана корт салган күкәй кәрәзләрендә үсүче кортларны туендыру өчен эшкәртелә. Баш мие эшчәнлеген, аппетитны, йокыны, хәтерне яхшырта. Аның составында В һәм РР төркеме витаминнары, фолий кислотасы, микроэлементлар: калий, кальций, натрий, магний, тимер, цинк һәм башкалар бар.
  • Бал икмәге (перга) — кортлар җыйган һәм кәрәз тишекләренә тутырылган чәчәк серкәсе. Аның составында бөтен билгеле витаминнар һәм алыштыргысыз аминокислоталар, иллегә якын фермент, дистәләгән углевод, микроэлемент һәм гормоннар бар. Аз канлылык, анемия, ашказаны җәрәхәте вакытында нәтиҗәле, иммунитетны көчәйтә, гемоглобин һәм эритроцитларны арттыра.
  • Сорыкорт сөте — А витамины күләме буенча балык маеннан соң икенче урында тора. Аксым, пептидлар, алыштыргысыз аминокислоталар, липидлар, гормоннар, макро- һәм микроэлементларга бай. Җенес органнары дисфункцияләрендә, психиатрия, гастроэнтерологиядә аеруча файдалы.
  • Шулай ук:

балавыз,
чыршын,
үле бал кортлары,
бал корты агуы,
забрус
кау гомогенаты.

lechenie-propolisomБал

Умартачылыктан кеше куллана торган күп кенә продуктлар алалар. Бал кыйммәтле диетик һәм файдалы продукт булып санала. Балны тәмләп ашаудан башка ул күп авырулардан кулланыла. Тән авыру чирләре, тире авыру чирләре һәм башка күп авырулардан дәва. Бал кортларыннан тагын иң мөхиме тома балавыз, корт анасы сөте, серкә, бал икмәге һәм башка бик файдалы продуктлар алалар. Кайбер иллзрдә бал кортлары продуктларын медеөинада күп кулланалар. Балның составында шикәрнең эшкәртелгән төре бар. Ул организм белән аш казанында турыдан туры организмга керә. Шуңа күрә бал тиз үзләштерүәе продукт. Аның составына ошап күп кенә продуктлар һәм даркулар ңитештерәләр. Арган кешенең көчен тиз арада күтәрә. Шикәрдән башка аның составында 50 дән артык икенәе төрле файдалы матдәләр бар. Органик һәм минерал тозлар, кислоталар, исле матдәләр, фермамоннар. Медиклар белән расланган, раөионда бал булган балаларның акыллары арта, кәефләре яхшыра, кан составы әйбәт урынында тора.

Балавызbeeswaxbar

Кыйбатлы дип умаратчылыкның икенәе продукты чутлана бу балавыз. Ул сәнәгәтнең күп тармакларында кулланыла. Метал эшкәртүдә — чуен формаларны тикшерү очен. Оптика ңитештерүдә, ябыштыру әйберләрен ясауда, полировка ясауда. Авиаөия төзелешендә, радио — телефония һәм парфюмерия. Спорта чангыларны эшкәртү, уләнчелектә — агач сылый торган мазьлар һәм бигрәктә медецинада.

Корт анасы сөте
mat-molochko-a

Корт ана сөте бигрәктә йөрәк авыру чирләреннән файдал. Кан йөрешен яхшылата, иммунитетны артыра. Организмда йбер алмашу тизлеген арттыра. Корт ана сөтеннән куп кенә  дарулар ңитештерәләр, монда дәвалы шәмләр дә керә. Касметик медеөиансында да корт ана сөте шактый күп кулланыла. Эмма корт анасы сөте бик аз микдарда табыла һәм шуңа күрә кыбатлы чутлана. Корт анасы сөте табу осулларын карасыгыз була.

bee-stingБал корты агуы

Ревматизмнан иң шәп дәва бал корты агуы чутлана. Хәзергее вакытта күп кенә клиникалар бал корты агуын куллана. Анда был кортларын чактырып агуын кеше арганизмына кертәләр. Ветеренарлар антисептик буларак тома балавыз (прополис) кулланалар.  Бал кортлары белән җыелып кайта торган серкә дә бик күп кулланыла. Серкә—бик бай витаминнар чыганагы. Аны күп кенэ бала рызыкларына һәм витаминнарга кушалар. Һэм аны чиста килеш тә аш казаны эчәк юлы авыруларыннан кулланлар. Бал корты агуын алу.

Бал корты һәм медицина

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар. Умартачылык продукцияләре нигезендә хәзер бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә хәтта аерым дәвалау системалары барлыкка килде. Шуларның берсе — кортлардан чактыру, ягъни апитерапия. Буын, умыртка баганасы, нерв системасы авырулары, остеохондроз, ревматизм вакытында аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә.

Умартачылыкның бар продукталры дөрес җиюны һәм дөрес кенә саклауны тәләб итә.

1,010 просмотров всего, 1 просмотров сегодня