Бәрәнге Авырулары һәм корткычлары

Aliexpress INT

Авырулар һәм корткычлары

Бәрәңге чирләреБәрәңге төрле авыруларга бирешүчән: гөмбә авырулары — фитофтороз, макроспориоз, кутыр; бактериаль — караяк, боҗрасыман черек; вируслы — «тимгелле тап», яфракның бөтерелүе һ.б.; бәрәңге бүлбесендә һәм сабакта була торган нематодалы (йомры) суалчаннар белән зарарлана. Корткычлардан колорадо коңгызы, каты корт, ялган каты корт, аю чикерткә, болын күбәләге, гамма-күбәләк, лайлалы әкәм-төкәм иң куркынычлылардан санала.

Карантин корткычлар һәм бәрәңге авырулары аеруча куркыныч тудыралар. Бәрәңге чирләреАлтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы, бәрәңгедәге яман шеш, бәрәңге көясе, бәрәңгедәге черек авырулары нәкъ менә шундый куркыныч авыру төренә керәләр. Мәсәлән, алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы уңышның 70 процентка кадәр кимүенә китерергә мөмкин. Карантин булмаганнардан: фитофтороз, каты корт, колорадо коңгызы кебек корткычлар һәм авырулар да бәрәңге уңышына тискәре йогынты ясыйлар. Шуңа да бәрәңге сабакларын киптереп, тиз арада җыеп алу кирәк.
Бәрәңгене бер урында берничә еллар буе үстергән очракта төрле авыруларны китереп чыгаручы микроблар туфракта туплана баралар. Шуңа да бәрәңгенең чәчү урынын үзгәртеп тору уңай нәтиҗә бирә.

koloradgukКолорадо коңгызы — бәрәңгенең төп корткычы. Ул ачык яки кызгылт сары, озынча овал формасында, озынлыгы 0,8-1,4 мм, бәрәңге яфрагының аскы ягына йомырка сала. Яшь кортлары соры, өлкәннәре – кызгылт сары. Гәүдәсе ябешкәк, тыгыз, өч яктан кабарынкы, сирәк төкле, корт (личинканың) озынлыгы 16 мм кадәр. Уңай шартларда 3-4 көн эчендә үсә. Туфракта курчаклана, курчак фазасы 8-14 көн дәвам итә. Бәрәңгенең һәм башка эт карагаты сыманнар гаиләсенә караган үсемлекләрнең яфрагы һәм сабагы белән туклана. Елына 1-2 буын үсә. Өлкән бөҗәк туфракка тирәнгә күмелеп кышлый. Колорадо коңгызын агуларга өйрәнеп киләләр. Корткычка каршы көрәшнең иң нә­тиҗәлесе – утырту бәрәңгесен “Крайзер”, “Престиж” препаратлары белән эшкәртү. Бер коңгыз 500гә хәтле күкәй сала икән, шуңа күрә аның тиз үрчүенә гаҗәпләнәсе юк. Ә препаратлар белән эшкәртелгән бәрәңге утыртылган җирдә, “колорадо зәхмәте” күкәй салырга өлгермичә үлә.

845 просмотров всего, 2 просмотров сегодня