Бэрэнге

Aliexpress INT

potatoБәрәңге, бүлбеле паслён (картуф, картук, җир алмасы) — паслёнчалар гаиләсеннең паслён (Solanum) ыругыннан бүлбеле үләнсыман күпъеллык , аеруча әһәмиятле культуралы үсемлек. Аның җир асты бәбәкләрендә — столоннарда бүлбеләр барлыкка килә. Агулы җимешләреннән аермалы буларак, бәрәңгенең бүлбеләре мөһим туклану продукты булып тора.

Бу төр уртача климатлы илләрдә киң таралган. Ул — 60—100 см биеклегендәге туры сабаклы күпьеллык үсемлек. Яфраклары 7—11 яфракчыктан торган парсыз өзекле каурыйсыман. Чәчәкләре ак яки зәңгәрсу төстә, таҗ бишпочмаклы, кәсәдән 2 тапкыр озынрак. Җимеше — шарсыман яшел җиләк.

Вегетация чоры — 80-140 көн. Беренче яфраклар үсеп чыккан сабак куеныннан җир астында 15-20 см га кадәр озынлыктагы бәбәкләр барлыкка килә, алар, очка таба юанаеп, яңа бүлбеләр хасил итә. Бүлбеләрдә спираль буенча урнашкан күзчекләрдә 3-4 әр бөре була. Гадәттә, урта бөре шытып чыга, ул зарарланган очракта гына башкалары шытып үсә башлый. Бәрәңге бүлбеләре йомры, озынча һ.б. формада була; эче ак, тышкы ягы ак, сары, ал-кызгылт, зәңгәрсу төстә. Тамыр системасы чуксыман, чагыштырмача зәгыйфь үсешле.

Бәрәңгенең кыйммәте аның бүлбеләрендә крахмал күпләп туплануы, шулай ук аксымнар, витаминнар булуы белән билгеләнә. Бәрәңгене бүлбеләр ярдәмендә вегетатив үрчетәләр, ә орлыктан үрчетү селекциядә генә кулланыла. Аның югары уңыш бирә торган, салкынга чыдам, фитофторага һәм башка авыруларга каршы тора алучан күп кенә сортлары чыгарылган. Үсемлекнең барлык өлешләрендә (мәсәлән яшелләнгән бүлбеләрдә) агулы алкалоид — соланин бар. Яшелләнмәгән бүлбеләрдә соланин аз һәм ул пешкәндә таркалып юкка чыга. Бәрәңге авырулары һәм корткычлары шактый күп.

Химик состав, азык кыйммәте

Бәрәңге уртача 76,3% судан һәм 23,7% (макс. 36,8% ка кадәр) коры матдәдән, шул исәптән 17,5 % (макс. 29,4% ка кадәр) крахмал, 0,5% шикәр, 1-2% (макс. 4,6 % кадәр) аксым, 1 % чамасы минераль тозлардан тора. Бәрәңге — С, В1, В2, В6, РР, К витаминнары һәм каротиноидлар чыганагы. Азык-төлек сәнәгатендә бәрәңгедән крахмал, киптерелгән һәм кыздырылган бәрәңге (чипсы), бәрәңге боламыгы, суытылган бәрәңге (гарнир өчен, биточки, котлет һ.б.), бәрәңге лачаулары, саго һ.б. җитештерелә.

1,096 просмотров всего, 1 просмотров сегодня